Корбан чалганда укыла торган дога

Корбан бәйрәмеңдә дини яктан бай саналган мөселманнарга корбан чалу вәҗеп санала.

Корбан бәйрәмнең беренче, икенче, өченче көнендә дә чалынырга мөмкин. Монда иң мөһиме — корбанны хуҗасының чалуы. Өй хуҗасы белән беррәттән, бу эшне белгән башка кеше дә чала алыр. Корбан кыйблага таба яткырылыр.

إِنِّي وَجَهْتُ وَجْهِي لِلَّذِي فَطَرَ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ حَنِيفًا وَمَا أَنَا مِنَ الْمُشْرِكِينَ

"Иннии вәҗҗәһтү вәҗһии лилләзии фәтарас-сәмәәвәәти вәл-әръда хәниифәүв-вә мәә әнә минәл-мүшрикиин".

(Чыннан да, мин динемә бәйле буларак, күкләрне һәм җирне яраткан Аллаһыга юнәлдем, мин мөшрикләрдән түгелмен). ("Әнгам" сүрәсе, аять 79) аяте укылыр һәм:

بِسْمِ اللهِ اَللهُ أَكْبَرُ

"Бисмилләәһи, Әллааһү әкбәр" дип чалыныр.

Корбан чалынганнан соң, үзе чалмаса да, хуҗасы ошбу доганы укыр. Корбан чалганнан соң ике рәкәгать шөкер намазы кылу бик саваплыдыр.

إِنَّ صَلاَتِي وَنُسُكِي وَمَحْيَايَ وَمَمَاتِي لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ

"Иннә саләәтии вә нүсүкии вә мәхйәәйә вә мәмәәтии лилләәһи раббил-гааләмиин".

(Намазым, гыйбадәтем, тормышым һәм үлемем галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ өчендер). (Әнгам, 162).

Корбан ите өчкә бүленер. Бер өлеше өй әһеленә аерылыр, бер өлеше күршеләргә таратылыр, бер өлеше фәкыйрьләргә һәм ихтыяҗы булганнарга бирелер.

Искәрмә.

Хәзерге вакытта дөньяда, илебездә фәкыйрь саналган бик күп кешеләр дә корбан чалалар. Араларында хәтта бурычка акча алып корбан чалучылар да бар. Моның нигезендә һәркем корбан чалганда, алар янында ким булмыйча, фәкыйрьлеген яшерү теләге ята.

Кайбер кешеләр корбан итен таратканда итнең кисәкләрен, эшкә ярамаган өлешләрен тараталар. Бу корбан әдәбенә һәм Ислам әхлагына туры килми.

Корбан бәйрәме — бәйрәмнәрнең иң бөеге. Бу бәйрәмдә берлек һәм бергәлек хөкем сөрсен, кешеләр бер-берсенең хәлен белеп, бер-берләре белән йөрешсеннәр, сөйләшмәгәннәр, ачу тотканнар үзара килешсеннәр.

VII. Җеназа намазы һәм догалары

Үлем хәлендә булган кешене, мөмкин булса, уң ягына борып, йөзен кыйблага туры юнәлдерү сөннәттер. Әгәр авыруга начар булса, үләсе кеше янында "Ясин" сүрәсе укылыр. Бу сүрәне уку Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) васыятедер. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Үлеләргә "Ясин" укыгыз", — дип әмер иткән.

Авыру ишетерлек итеп: "Ләә иләәһә илләллааһ, Мухәммәдүр-расүүлүллааһ", "Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһ вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһ",— диелер. Әгәр авыр булмаса, авыру да кабатлап барыр.

اَللَّهُمَّ اَعِنْهُ عَلَى سَكَرَاتِ الْمَوْتِ

"Әллааһүммә әгыйнһү галәә сәкәратил-мәүүт".

(Аллаһым! Үлем биргән хушсызлык хәлендә аңа ярдәм ит!") —дип дога кылыныр.

Җеназа намазы фарыз кифаядер. Ягъни, бер мөселман вафат булгач, аның җеназа намазын кылу бөтен мөселманнарга фарыз булса да, кайбер мөселманнарның кылуы белән башка мөселманнар бу эштән азат ителерләр.

Җеназа намазында рөкүгъ вә сәҗдә юк. Бу намазда Коръән дә укылмас, ләкин дога кылыныр.

Мөәзин: "Мәет өчен догага",— дип белдерә һәм җеназаның ир яки хатын булуын әйтә. Чөнки ният иткәндә үленең ир-ат яисә хатын-кыз булуы белдерелә.

Җеназа имамның күкрәк турысыннан югарырак бер җиргә куела. Имам һәм җәмәгать: "Әллааһү әкбәр", — дип тәкбир әйтә. "Сүбхәәнәкә" догасы укыла. Имам икенче мәртәбә "Әллааһү әкбәр" дип тәкбир ала. Ләкин кулларын колак яфракларына күтәрмәс, куллар баглаган килеш калыр. Бу икенче тәкбирдән соң, "Әллааһүммә салли", Әллааһүммә бәрик" догалары укыла. Имам өченче мәртәбә тәкбир ала. Аннан соң мәеткә, мөселманнарга һәм үзенә дога кыла. Дөнья белән бәйле булган эшләр өчен дога кылынмый. Әгәр дә араларында белгән кешеләр булса, Пәйгамбәрдән (с.г.в.) ишетелгән ошбу доганы уку­лары саваплы булыр:

اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِحَيِّنَا وَمَيِّتِنَا وَشَاهِدِنَا وَغَائِبِنَا وَذَكَرِنَا وَأُنْثَانَا وَصَغِيرِنَا وَكَبِيرِنَا. اَللَّهُمَّ مَنْ أَحْيَيْتَهُ مِنَّا فَاَحْيِهِ عَلَى الْإِسْلاَمِ وَمَنْ تَوَفَّيْتَهُ مِنَّا فَتَوَفَّهُ عَلَى الْإِيمَانِ. اَللَّهُمَّ إِنْ كَانَ مُحْسِنًا فَزِدْ فِي إِحْسَانِهِ وَأَنْ كَانَ مَسيئًا فَتَجَاوَزْ عَنْهُ وَلَقِّهُ الْأَمْنَ وَالْبُشْرَى وَالْكَرَامَةَ وَالزُّلْفَى بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ

"Әллааһүммәгъфир ли хәййинәә вә мәййитинәә вә шәәһидинәә вә гааибинәә вә зәкәринәә вә үнсәәнәә вә сагыйиринәә вә кәбииринәә. Әллааһүммә мән әхйәйтәһүү миннәә фә әхйиһии галәл-исләәми вә мән тәвәффәйтәһүү миннәә фәтәвәффәһүү галәл-иимәән. Әллааһүммә ин кәәнә мүхсинән фәзид фии ихсәәниһии вә ин кәәнә мүси-ән фәтәҗәәвәз ганһү бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин".

(Аллаһым! Безнең терекләребезне һәм мәетләребезне, күз алдыңда булучыларыбызны һәм булмаучыларыбызны, ирләребезне, хатыннарыбызны һәм кечкенәләребезне һәм зурларыбызны, олыларыбызны ярлыка. Аллаһым! Безнең терекләребезне ислам ди­нендә яшәт, үлем китерсәң, иманлы килеш үлүне бүләк ит. Аллаһым! Әгәр бу җеназа яхшы булса, Син аның яхшылыгын арттыр, әгәр начар булса, гөнаһын гафу әйлә. Әй мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе булган, Аллаһым!)

Әгәр җеназа хатын-кыз булса, алмашлыкларны хатын-кыз җенесенә туры китереп укырга кирәк. Ул вакытта доганың бу өлеше шулай укылыр:

اَللَّهُمَّ إِنْ كَانَتْ مُحْسِنَةً فَزِدْ في إِحْسَانِهَا وَإِنْ كَانَتْ مَسيئَةً فَتَجَاوَزْ عَنْهَا

"Әллааһүммә ин кәәнәт мүхсинәтән фәзид фии ихсәәниһәә вә ин кәәнәт мүси-әтән фәтәҗәәвәз ганһәә.

Догалар хакында бернәрсә дә белмәгән кеше: "Белмим бит, нишлим?" — дип, якыннарының җеназасын кылмыйча калырга тиеш түгел. Кыска дога гына белсә дә, аның җеназа намазын кылырга тиеш.

Җеназа бала яки тиле булса, истигъфар ителмәс. Чөнки алар җаваплы түгел. Аларга шушы рәвешчә дога кылыныр:

اَللَّهُمَّ اجْعَلْهُ لَنَا فَرَطًا وَاجْعَلْهُ لَنَا أَجْرًا وَذُخْرًا وَاجْعَلْهُ لَنَا شَافِعًا مُشَفِّعًا

"Әллааһүммәҗгальһү ләнәә фәратан вәҗгальһү ләнәә әҗран вә зүхъран вәҗгальһү ләнәә шәәфиган мүшәффәган".

(Аллаһым! Аны безгә алдан җибәрелгән бер савап кыл, безнең өчен бер ахирәт азыгы, әҗере әйлә, аны безгә шәфәгатьче кыл.)

Бу догаларны белмәгәннәр бары тик түбәндәге доганы укый алырлар:

اَللَّهُمَّ اغْفِرْ لِي وَلَهُ وَلِلْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ

"Әллааһүммәгъфир лии вә ләһүү вә лил-мүэминиинә вәл-мүэминәәт".

(Аллаһым! Мине һәм хатыннардан, ирләрдән бөтен мөэминнәрне гафу ит!)

Җеназа, кабер якын булса, җилкәләрдә илтелер, әгәр ерак булса, машинага куелыр. Мондый вакытта автомашинаның ерактарак булуы яки, һич булмаса, якын кешеләренең җеназаны бераз җилкәләрендә илтүе кирәк.

Кабер бер кеше буе кадәр казылыр. Үленең йөзе кыйблага таба куела һәм аны кабергә куйган кеше:

بِسْمِ اللهِ وَعَلَى مِلَّةِ رَسُولِ اللهِ صَلَّى اللهُ تَعَالَى عَلَيْهِ وَسَلَّمَ

"Бисмилләәһи вә галәә милләти расүүлилләәһи салләллааһү тәгааләә галәйһи вә сәлләм", — дип әйтер.

Җеназа хатын-кыз булганда аны кабергә ир-ат­тан иң якын булган һәм никах төшмәгән якыннары төшерә. Өстенә туфрак атканда иң беренче туфрак­ны ташлаганда

مِنْهَا خَلَقْنَاكُمْ

"минһәә халәкънәәкүм" "сезне аннан (туфрактан) яраттык", икенче ташлауда

وَفِيهَا نُعِيدُكُمْ

"вә фииһәә нүгыйдүкүм", "һәм сезне киредән аңа кайтарабыз", өченче тапкыр туфрак атканда

وَمِنْهَا نُخْرِجُكُمْ تَارَةً أُخْرَى

"вә минһәә нүхъриҗүкүм тәәратән үхъраа" "сезне бер тапкыр тагын аннан чыгарачакбыз",— диләр. Боларны уку мөстәхәбтер. Белгән кеше "Туфрактан килдек (яратылдык), кире туфракка кайтабыз һәм тагын тереләчәкбез",— дисә дә ярый.

Күмү эше беткәч, шунда булган җәмәгать белән, дога кылыныр.

VIII. Башка нәфел намазлары һәм догалары

Фарыз яки вәҗепләр белән бертөрле дә бәйләнеше булмаган, кешенең күңеленнән теләп кылынган кайбер намазлар бар. Алар "Нәфел намазлар" дип атала. Бу догалар Аллаһының ризалы­гына ирешмәк, Аның биргән нигъмәтләренә шөкер итмәк, Аңа тагын да якын булу максаты белән кылыныр. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бу намазларны кайбер вакытларда гына кылуы билгеле. Кайберләрен исә күп мәртәбәләр кылган. Бу намаз­ларның кайберләре түбәндәгеләр.

1. Тәһәҗҗүд намазы.

Тәһәҗҗүд намазы дип, төнлә йокыдан уянып, намаз кылуга әйтәләр.

"Исра" сүрәсенең 78 нче һәм 79 нчы аятьләрендә: "Кояшның көнбатышка юнәлүеннән төннең каралуына кадәр намаз кыл; таң вакытында намаз кыл, чөнки сәхәр намазына фәрештәләр шаһит булыр. Әй, Мөхәммәд! Төннәрен уянып, артык намазлар кыл. Раббың сине мактар, югары дәрәҗәгә күтәрер",— диелгән.

Тәһәҗҗүд намазы Пәйгамбәребезгә бу аять белән әмер ителгән. Шул ук аятьтә Аллаһы Тәгалә илчесен югары дәрәҗәгә күтәрәчәген тәһәҗҗүд намазын әмер иткәннән соң белдергән. Бу югары дәрәҗә белән тәһәҗҗүд намазы арасында бер бәйләнеш барлыгын күрсәтә. Әгәр шулай булса, тәһәҗҗүд намазының әһәмияте зур икәнлеге ачыклана.

Бу намазга аеруча "Мөззәммил" (1-8) сүрәсендә ишарә ителгән: "Әй, чорналып уралган Мөхәммәд! Төннең уртасында, теләсәң бераз соңрак, теләсәң бераз элек бер вакытта намазга тор, яки Коръән укы. Дөрестән дә, без сиңа күтәрүе бик авыр булган Коръәнне вәхи итәчәкбез. Шөбһәсез, кичләрне намаз кылу бик тәэсирле, Коръән уку да бик уңайлыдыр. Чөнки көндез сине болардан аерачак эшләрең бардыр. Раббыңның исемен зикер ит, һәр нәрсәне калдырып, Аңа юнәл!"

Пәйгамбәребез салләллааһү галәйһи вә сәлләмнең төнге намазны укуын белгән сәхабәләр дә аның кебек төнге намазны укый башлаганнар. Әйтеп үтелгән аятьләрдә дә тәһәҗҗүд намазының әһәмияте аңлатыла. Бу намазны, Пәйгамбәрдән башлап, аңа инанган ке­шеләр бүгенгә кадәр кылып килгәннәр. Бу намаз шул ук хис һәм иман белән кыямәт көненә кадәр кылыначактыр. Чөнки Пәйгамбәребез: (с.г.в.) "Төнге намазны дәвам итегез...",— дип боерган.

Тәһәҗҗүд намазы ике рәкәгать белән унике рәкәгать арасында кылыныр.

Ибне Габбастан (р.г.) килгән риваятьтә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тәһәҗҗүд намазында ошбу доганы укуы әйтелгән:

اَللَّهُمَّ لَكَ الْحَمْدُ أَنْتَ قَيِّمَ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَنْ فِيهِنَّ وَلَكَ الْحَمْدُ أَنْتَ مَلِكُ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَنْ فِيهِنَّ وَلَكَ الْحَمْدُ أَنْتَ نُورُ السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَنْ فِيهِنَّ وَلَكَ الْحَمْدُ أَنْتَ الْحَقُّ وَوَعْدُكَ الْحَقُّ وَلِقَاؤُكَ حَقٌّ وَقَوْلكَ حَقٌّ وَالْجَنَّةُ حَقٌّ وَالنَّارُ حَقٌّ وَالنَّبِيُّونَ حَقٌّ وَمُحَمَّدٌ حَقٌّ وَالسَّاعَةُ حَقٌّ. اَللَّهُمَّ لَكَ أَسْلَمْتُ وَبِكَ أَمَنْتُ وَعَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَإِلَيْكَ أَنَبْتُ وَبِكَ خَاصَمْتُ وَإِلَيْكَ حَاكَمْتُ فَاغْفِرْ لِي مَا قَدَّمْتُ وَمَا أَخَّرْتُ وَمَا أَسْرَرْتُ وَمَا أَعْلَنْتُ أَنْتَ الْمُقَدِّمُ وَأَنْتَ الْمُؤَخِّرُ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ أَنْتَ أَوْ لاَ إِلَهَ غَيْرُكَ وَلاَ حَوْلَ وَلاَ قُوَّةَ إِلاَّ بِاللهِ

"Әллааһүммә ләкәл-хәмдү әнтә каййимүс-сәмәәвәәти вәл-әръдый йәә мән фииһиннә вә ләкәл-хәмдү әнтә мәликүс-сәмәәвәәти вәл-әръдый вә мән фииһиннә вә ләкәл-хәмдү әнтә нуурус-сәмәәвәәти вәл-әръдый вә мән фииһиннә вә ләкәл-хәмдү әнтәл-хәкку вә вәгъдүкәл-хәкку вә ликаа-үкә хәккун вә каулүкә хәккун вәл-җәннәтү хәккун вән-нәәрү хәккун вән-нәбиййүнәә хәккун вә мүхәммәдүн хәккун вәс-сәәгатү хәккун. Әллааһүммә ләкә әсләмтү вә бикә әәмәнтү вә галәйкә тәвәккәлтү вә иләйкә әнәбтү вә бикә хасамтү вә иләйкә хәкәмтү фәгъфирлии мәә каддәмтү вә мәә әххартү вә мәә әсрартү вә мәә әгъләнтү әнтәл-мүкаддимү вә әнтәл-мүәххыйру вә ләә иләәһә илләә әнтә әү ләә иләәһә гайрукә, вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ".

(Аллаһым! Мактау Сиңа хастыр. Син күкләрне һәм җирне һәм аңда булган бөтен нәрсәне бер тәртипкә куючысың. Мактау Сиңадыр. Син күкләрдә һәм жирдә һәм аларда булган бөтен нәрсәләрнең падишаһысың. Мактау Сиңа хастыр. Син күктәгеләрнең һәм җирдәгеләрнең нурысың. Мактау Сиңадыр. Син Хаксың, вәгъдәң хактыр, ахирәттә Сине күрмәк хактыр. Сүзең хактыр, җәннәт хактыр, җәһәннәм хактыр. пәйгамбәрләр хактыр вә Мөхәммәд хактыр, кыямәт хактыр.

Аллаһым! Сиңа тапшырылдым. Сиңа инандым. Сиңа тәвәккәл иттем. Сиңа юнәлдем. Синең ризалыгың өчен дошманнарга каршы чыктым, арабызда Сине генә Хаким иттем. Раббым! Кылган һәм кылыначак бөтен гөнаһларымны гафу ит. Яшерен һәм ачык кылган бетен гөнаһларымны кичер, алга үткәргән дә — Синсең, артка калдырган да — Синсең. Синнән башка илаһ юк, Аллаһым! Синнән башка көч вә куәт иясе беркем дә юк, Раббым!)

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бөтен төнге намазларында шул ук доганы укуы сөйләнелми. Билгеле булганча, ул намазларда төрле догалар укыган. Төнге намазлар укучыларның төрле догалар укуларында зарар юктыр. Бу, киресенчә, яхшы дип санала.

2. Кадер кичәсе намазы.

Төгәл генә билгеле булмаса да, рамазанның 27 нче кичәсе Кадер кичәсе буларак кабул ителгән.

Коръәни Кәримдә бу кичәнең фазыйләте ту­рында аңлаткан бер сүрә бар. Бу "Кадер" сүрәседер. Аллаһы Тәгалә бу сүрәдә Коръәни Кәримнең Кадер кичәсендә иңдерелүе, бу кичәнең мең айдан да хәерлерәк булуы, таң атканчы сәламәт-тыныч булуы, фәрештәләрнең һәм Рухның (Җәбраил) бу кичәне Җир йөзенә иңүе турында бәян иткән. Бу караштан Кадер кичәсе — мөбарәк кичәләрнең иң бөегедер.

Бу кичә Аллаһының рәхмәте бик мул булган бер кичәдер. Көндез ихтыяҗы булганнарга мөмкин кадәр ярдәм итәргә, авыз ачканда фәкыйрь-фөкараны ашатып-эчерергә, кичен Коръән укып, гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Кадер кичәсендә Аллаһы Тәгаләгә инанып һәм савабын Аллаһыдан көтеп, Кадер кичәсен гыйбадәт кылып уздырган кешенең Аллаһы Тәгалә эшләгән гөнаһларын кичерер",— дигән.

Рамазан аен ураза һәм башка гыйбадәтләр белән уздырган кешеләр өчен Кадер кичәсенең кыйммәте булган кебек, ураза тотмый башка гыйбадәтләрне үтәмәгән кешеләр өчен дә кадере бар. Чөнки бу кичә — Аллаһының рәхмәт һәм бәрәкәт ишекләре ачылган бер кичәдер. Бу кичә тәүбә итәргә теләгәннәр өчен бер форсаттыр.

Бу кичә өчен махсус бер намаз тәгаенләнмәгән. Ләкин мондый изге кичәдә гыйбадәт бик кадерле булганга күрә, 2 рәкәгатьтән алып 100 рәкәгатькә кадәр, намаз уку яхшы дип исәпләнә.

Коръән бу кичәдә иңгәнгә күрә, Коръән уку бик саваплы.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) Гайшә анабызга (р.г.) бу кичәдә уку өчен ошбу доганы өйрәткән:

اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنِّي

"Әллааһүммә иннәкә гафүввүн түхибүл-гафвә фәгъфү ганнии."

(Әй, Аллаһым! Син гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, мине дә гафу ит.)

3. Мигъраҗ кичәсе намазы һәм догасы.

Рәҗәб аеның 27 нче кичәсе — Мигъраҗ кичәседер. "Исра" сүрәсенең беренче аяте Мигъраҗ вакыйгасын аңлата. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу кичәдә кеше акылы кабул итә алмаслык бер рәвештә күкләрнең иң югары дәрәҗәсенә күтәрелгән. Биш вакыт намаз бу кичәдә фарыз кылынган. Мөбарәк бер кичә булганга күрә, унике рәкәгать намаз кылу яхшы дип санала.

Көндезен ураза тотып, кичен шушы намазны кылу тагын да саваплырак. Мигъраҗ кичәсе намазы шушы рәвешчә кылыныр: Ястү намазыннан соң төннең теләсә кайсы вакытында ике рәкәгатьтә бер сәлам бирү белән 12 рәкәгать намаз кылыныр. Һәр рәкәгатьтә "Фатиха"дан соң сүрә укылыр. Белгән кешеләргә Исра сүрәсеннән аятьләр уку бик яхшы дип санала. Сәлам биргәннән соң 100 мәртәбә:

سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ

"Сүбхәәнәллааһи вәл-хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр."

(Мактау һәм тәсбих Аннан башка илаһ булмаган Аллаһыга хастыр. Ул һәр нәрсәдән бөектер), — дип әйтелә. 100 мәртәбә:

اَسْتَغْفِرُ اللهَ الْعَظِيمَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ

"Әстәгъфируллааһәл-газыйимә вә әтүүбү иләйһи."

(Бөек Аллаһыдан гафу сорыйм. Аңа тәүбә итәм),— дигәннән соң 100 мәртәбә

اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ

"Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә вә нәбиййинәә мүхәммәд", — дип салават әйтелер һәм намаз тәмамланыр, дога кылыныр.

4. Бәраәт кичәсе намазы.

Шәгъбан аеның 15 нче кичәсе — Бәраәт кичәседер. Гөнаһлар гафу ителә торган бер кичә буларак кабул ителгән. Бу кичә өчен дә махсус намаз юк. Ләкин кичәнең бер өлешендә гыйбадәт эчендә булу, нәфел намазлар уку саваплыдыр. Бу кичәдә укыла торган намазга "саләәтүл-хайр" — "хәер намазы" дип әйтәләр. Көндез мохтаҗларга сәдака бирү, кичәне гыйбадәттә уздыру бик саваплы.

5. Рәгаиб кичәсе намазы.

Рәҗәб аеның беренче җомга кичәсе — Рәгаиб кичәседер. Бу кичәдә Пәйгамбәребез (с.г.в.) бөек дәрәҗәләргә ирешкән.

Ике рәкәгатьтә бер сәлам биреп, унике рәкәгать намаз кылу мөстәхәбтер. Башка намазлардан соң укылган догалар кылыныр.

6. Духә намазы.

Нәфел буларак кылынган намазлардан берсе — духә намазы. Бу намаз, кояш бер сөңге буе күтәрелгәннән башлап, өйлә намазына ярты сәгать калганчы укыла.

Хәдисләрдән күренгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу намазны һәрвакытта түгел, а сирәк кенә укыган. Аны ике яки сигез рәкәгать итеп тә кылырга мөмкин.

Шөкер намазы дип ният ителә. Бу намазның махсус догасы юктыр.

7. Күсүф намазы.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) кылган намазларның бер­се — күсүф намазы. Кояш яки айның тотылуына күсүф дип әйтәләр.

Аллаһының Илчесе (с.г.в.) кояш, я ай тотылганда намаз кылуны васыять иткән. Кайбер ислам га­лимнәре бу намазны кылу кирәклеген сөннәт белән генә түгел, Коръән белән дә исбат ителүе турында сөйлиләр. Алар, моңа дәлил итеп, Фуссыйләт сүрәсенең 37 нче аятен китерәләр. Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә шулай дигән: "Төн белән көн, кояш белән ай Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә дәлил булган аятьләрдер. Сез кояшка яки айга сәҗдә итмәгез, ләкин аларны яраткан Аллаһыга сәҗдә кылыгыз."

Пәйгамбәребез дә (с.г.в.): "Кояш һәм ай бер кешенең үлүеннән яки яшәвеннән чыгып тотылмас. Моңа карамастан, сез, кояш яки ай тотылуын күрсәгез, намаз кылыгыз, Аллаһыга дога итегез",— дигән.

Күсүф намазының хикмәте шулай аңлатыла:

"Кояш һәм ай, Аллаһ яраткан кануннарга буйсынып, хәрәкәт иткәндә бер кимчелек була, Аллаһы Тәгалә теләгән вакытта бу кануннарын үзгәртә яки бөтен нәрсәне бер мизгелдә юк итә ала. Кояш яки ай тотылуы кешегә шуны хәтерләтә. Аллаһының кешеләргә бүләк иткән бу тормышы өчен мондый вакытларда Аллаһыга рәхмәт тойгыларын белдереп намаз уку, дога кылу сөннәттер. Пәйгамбәребез үзе дә бу намазны укыган. Кояш яки ай тотылганда ике яки дүрт рәкәгать намаз укылыр. Бу намазда "Фатиха"дан соң белгән кешеләргә кояш яки ай белән бәйле булган аятьләрне уку яхшы булыр. Бу намазны ялгыз да, җәмәгать белән дә укылырга мөмкин.

8. Тәхиййәтүл-мәсҗид (Мәчет бүләге) намазы.

Бу Пәйгамбәребез (с.г.в.) тарафыннан васыять ителгән ике рәкәгатьле намаздыр. Мәчеткә кергән кеше мәчетнең хакын бирү өчен, ике рәкәгать намаз укыр. Бу намазга махсус бер дога юк. Ләкин намаз укучының ул мәчетне төзүдә ярдәм иткәннәргә "Фатиха" сүрәсен укуы, дога кылуы бу намазның әдәпләреннәндер.

9. Сәфәр намазы.

Пәйгамбәребезнең, (с.г.в.) нәфел на­мазы буларак укылган намазларының берсе — сәфәр намазы. Пәйгамбәребез юлга чыкканда яки өенә кайтканда ике рәкәгать намаз укый иде. Моның мәгънәсе сау-сәламәт йортына кайтарганы өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылу димәктер. Сәфәр намазы өчен дә махсус бер дога юк. Бу очракта юлга чыгачак кеше юлга чыкканда укый торган догасын укый ала.

10. Хаҗәт намазы һәм догасы.

Күңелендә бер теләге, максаты булган кеше бу теләге тормышка ашсын өчен ястү намазыннан cоң, тәһарәт алып, ике, я дүрт рәкәгать намаз укыр. Аллаһыга хәмде-сәнә әйтер. Аны мактар. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) салават вә сәлам әйтер. Теләге чынга ашсын өчен Аллаһы Тәгаләгә дога вә ният кылыр. Монда бары тик теләкнең начар булмавы гына шарттыр;

Намаз беткәннән соң Аллаһыга хәмде-сәнә әйтелер, Пәйгамбәргә салават-сәлам китерелер, аннан соң түбәндәге дога укылыр:

لاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ الْحَلِيمُ الْكَرِيمُ. سُبْحَانَ اللهِ رَبِّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ. اَلْحَمْدُ لِلَّهِ

رَبِّ الْعَالَمِينَ. أَسْأَلُكَ مُوجِبَاتِ رَحْمَتِكَ وَعَزَائِمَ مَغْفِرَتِكَ وَالْغَنِيمَةَ مِنْ

كُلِّ بِرٍّ، وَالسَّلاَمَةَ مِنْ كُلِّ إِثْمٍ لاَ تَدَعْ لِي ذَنْبًا إِلاَّ غَفَرْتَهُ، وَلاَ هَمًا إِلاَّ

فَرَّجْتَهُ وَلاَ حَاجَةً هِيَ لَكَ رِضًا إِلاَّ قَضَيْتَهَا يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ

"Ләә иләәһә илләәллааһүл-хәлиимүл-кәриим. Сүбхәәнәллааһи раббил-гаршил-газыйим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әс-әлүкә мүҗибәәти рахмәтикә вә газәә-имә мәгъфиратикә вәл-ганиимәтә мин күлли биррин, вәс-сәләәмәтә мин күлли исмин ләә тәдагъ лии зәмбән илләә гафәртәһүү, вә ләә һәммән илләә фәрраҗтәһүү вә ләә хаҗәтән һийә ләкә ридан илләә кадайтәһәә йәә әрхәмәр-раахимиин."

(Хәлим вә Кәрим булган Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Бөек тәхетнең иясе Раббыма тәсбих әйтәмен. Мактау — галәмнәрнең Раббысы Аллаһыгадыр. Әй, Раббым! Рәхмәтеңне һәм мәгъфирәтеңне кирәкле кылган һәр саваптан насыйп һәм һәр гөнаһтан иминлек телимен. Кичерелмәгән гөнаһ, коткарылмаган кайгы, канәгатьләндерелмәгән ихтыяҗымны калдырма. Ризалыгыңа туры килгән ихтыяҗларымны каршы­ла. Әй, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе булган Аллаһым!)

11. Тәсбих намазы.

Тәсбих намазы дүрт рәкәгать буларак укыла торган бер намаздыр. Һәр рәкәгатьтә житмеш биш мәртәбә:

سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ

"Сүбхәәнәллааһи вәл-хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр."

(Аллаһыга тәсбих әйтәмен, мактау Аңа хастыр. Аллаһыдан башка илаһ юктыр, Аллаһ һәр нәрсәдән бөектер),— дип әйтелә.

Бу намаз шулай укыла: "Ният иттем Аллаһ ризалыгы өчен тәсбих намазын укымакка",— дип ният ителер. "Сүбхәәнәкә"не укыганнан соң, 15 тапкыр "Сүбхәәнәллаһи вәл-хәмдү лилләәһи..." укылыр. "Әгузе-бисмилләһ"тән соң "Фатиха" һәм бер сүрә укылыр. Ун тапкыр "Сүбхәәнәллааһи..." укылыр, рөкүгъ кылыныр. Өч тапкыр "Сүбхәәнә раббийәл-газыйим" диелгән кебек үк, "сүббүүхүн куддүүсүн раббүнәә вә раббүл-мәләә-икәти вәр-руух" дип укырга да мөмкин. Рөкүгъдә вакытта ун мәртәбә "Сүбхәәнәллааһи..." укылыр. "Сәмигаллааһү лимән хәмидәһ. Раббәнәә ләкәл-хәмде" дигәннән соң, тагын ун мәртәбә " Сүбхәәнәллааһи..." укылыр. Сәҗдәгә барып, өч мәртәбә "Сүбхәәнә раббийәл-әгъләә" дигәннән соң, тагын ун мәртәбә "Сүбхәәнәллааһи..." диелер. Сәҗдәдә дә шулай ук "Сүбхәәнә раббийәл-әгъләә" урынына "Сүббүүхүн куддүү­сүн..." укылырга мөмкин. "Әллааһү әкбәр" дип утырганнан соң, 10 мәртәбә "Сүбхәәнәллааһи..." укылыр. Икенче мәртәбә сәҗдәгә барылыр. Шул ук рәвештә "Сүбхәәнә раббийәл-әгъләә" дигәннән соң, 10 мәртәбә "Сүбхәәнәллааһи..." укылыр. Шулай итеп, бер рәкәгатьтә 75 мәртәбә тәсбих әйтелгән булыр.

Икенче рәкәгатькә калыккач, "Фатиха"ны башлаудан элек 15 мәртәбә "Сүбхәәнәллааһи..." укы­лыр. "Фатиха" һәм берәр сүрә укыганнан соң, 10 мәртәбә " Сүбхәәнәллааһи..." укылыр. Беренче рәкәгать ничек кылынган булса, икенче рәкәгать тә шулай ук кылыныр.

Икенче рәкәгатькә утыргач, сәлам бирелеп, өченче рәкәгатьне башларга мөмкин булган кебек, сәлам бирмичә генә өченче рәкәгатькә торырга мөмкин, һәм шул ук рәвешчә, дүрт рәкәгать тәмам булыр. Дүрт рәкәгать бетүгә 300 мәртәбә "Сүбхәәнәллааһи..." догасы укылган булыр. Бу намаз­ны, елга яки гомергә бер мәртәбә булса да, кылырга дип васыять ителгән.

12. Истихарә намазы.

Эшләнәчәк бер эшнең нәтиҗәсенә канәгать булмаганда ике рәкәгать истихарә намазы кылыныр. Аллаһыга дога кылыныр. Бу эшнең ничек хәл ителүе турында төштә бер ишарә булсын дип, Аллаһы Тәгаләдән теләк теләнелер. Бу намаз түбәндәгечә кылыныр. Төннең бер вакытында, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз кылыныр. "Фатиха"дан соң Кәфирун сүрәсе укылыр. Рөкүгъ һәм сәждә кылынып, икенче рәкәгатькә торылыр. Икенче рәкәгатьтә "Фатиха"дан соң "Ихлас" сүрәсе укылыр. Башка намазлардагы кебек намаз тәмамланыр. Сәлам биргәч, түбәндәге истихарә догасы укылыр. Тәһарәтле булган хәлдә йөзен кыйблага каратып ятыр. Төштә ак яки яшел төс күренсә ул эшнең хәерле булачагына, кара яки кызыл күрү ул эшнең яхшы булмаячагына дәлил дип беленер. Әгәр беренче һәм икенче көннәрдә нәтиҗә алынмаса, бу эш берничә мәртәбә эшләнер. Бу намаз сөннәттер.

اَللَّهُمَّ إِنِّي اَسْتَخِيرُكَ بِعِلْمِكَ وَاسْتَقْدِرُكَ بِقُدْرَتِكَ وَأَسْئَلُكَ مِنْ فَضْلِكَ الْعَظِيمِ. فَإِنَّكَ تَقْدِرُ وَلاَ أَقْدِرُ وَتَعْلَمُ وَلاَ أَعْلَمُ وَأَنْتَ عَلاَّمُ الْغُيُوبِ. اَللَّهُمَّ إِنْ كُنْتَ تَعْلَمُ أَنَّ هَذَا الْأَمْرَ خَيْرٌ لِي فِي دِينِي وَمَعَاشِي وَعَاقِبَةِ أمْرِي عَاجِلِ أُمْرِي وَأَجِلِهِ فَاقْدِرْهُ لِي وَيَسِّرْهُ لِي ثُمَّ بَارِكْ لِي فِيهِ. وَإِنْ كُنْتَ تَعْلَمُ أَنَّ هَذَا الْأَمْرَ شَرٌّ لِي فِي دِينِي وَمَعَاشِي وَعَاقِبَةِ أُمْرِي عَاجِلِ أمْرِي وَأَجِلِهِ فَاصْرِفْهُ عَنِّي وَاصْرِفْنِي عَنْهُ وَاقْدِرْ لِي الْخَيْرَ حَيْثُ كَانَ ثُمَّ أَرْضِنِي بِهِ

"Әллааһүммә иннии әстәхыйрукә бигыйльмикә вә әстәкъдирукә бикудратикә вә әс-әлүкә мин фәдъликәл-газыйим. Фә иннәкә тәкъдиру вә ләә әкъдиру вә тәгьләмү вә ләә әгъләмү вә әнтә галләәмүл-гуйүүб. Әллааһүммә ин күнтә тәгъләмү әннә һәәзәл-әмра хайрун лии фии диинии вә мәгаашии вә гаакыйбәти әмрии гааҗили әмрии вә әҗилиһии фәкъдирһү лии йәссирһү лии сүммә бәәрик лии фииһ. Вә ин күнтә тәгъләмү әннә һәәзәл-әмра шәррун ли фии диинии вә мәгаашии вә гаакыйбәти әмрии гааҗили әмрии вә әҗилиһии фәсърифһү ганнии вәсърифнии ганһү вәкъдир лийәл-хайра хәйсү кәәнә сүммә әръдыйнии биһ.

(Аллаһым! Синең белемең белән хәерне сорыймын. Кодрәтеңнән көч сорыймын һәм Синең бөек фазылыңны телимен. Чөнки Синең һәрнәрсәгә көчең җитәр, минем җитмәс. Син белерсең, мин белмәм. Яшерен булган эшләрне дә белерсең. Аллаһым! Бу эшнең минем динем, тормышым, бүгенге хәлем, соңгы көнем һәм киләчәгем өчен хәерле булыр дисәң, бу эшне миңа тәкъдир ит, аны эшләвемне җиңеләйт, аны миңа мөбарәк кыл. Әгәр бу эшнең динем, тормышым, бүгенге хәлем, соңгы көнем һәм киләчәгем өчен начар булыр дисәң, бу эшне миннән, мине аннан ерак тот, Аллаһым! Хәер кайда булса, миңа насыйп ит, бу эш белән мине шатландыр.)

Хәерле булуы беленгән эшләр өчен истихарә кылынмас.

Әнәс бине Мәликтән (р.г.) килгән риваятьтән күренгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа: "Әй, Әнәс! Берәр эш эшләргә теләсәң, җиде мәртәбә Раббыңа истихарә ит, аннан соң, күңелеңә нәрсә беренче килсә, шуңа игътибар ит. Чөнки хәер андадыр",— дигән.

Бу хәдис төштән башка да истихарә кылырга мөмкин икәнен аңлата.

13. Тәүбә намазы.

Нинди дә булса гөнаһ эшләвен аңлаган мөэмин, беренче форсатта ук тәүбә-истигъфар итәргә тиеш.

Моның өчен, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укырга һәм намаздан соң, тәүбә-истигъфар кылып, Аллаһыдан гафу үтенергә тиеш. Бу намазны уку мөстәхәбтер.

14. Яңгыр намазы.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) кылган намаз­лардан берсе — "Истиска намазы" исеме бирелгән яңгыр намазыдыр.

Яңгыр намазы хакында алда сөйләнәчәк. Бу намаз, хөтбә белгән кеше тарафыннан кылынганга күрә, "Имам вазифалары" бүлегендә бирүне файдалы дип таптык. Белергә теләгәннәр шунда мөрәҗәгать итсеннәр.


ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕк

Көндәлек тормышта укыла торган


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: