Кыш бабайга

(2009)

Кыш бабай, без сине быел

Килмәссең,- дигән идек.

Яңа ел да булмасмы? –дип,

Борчылып йөргән идек.

Кар яуганын көтә-көтә,

Зарыгып беттек инде.

Чана-чаңгыларыбыз да

Күптән көттеләр сине.

Күчтәнәчсез, бүләкләрсез

Калырбыз,- дип уйладык.

Әти, әни, апалардан

Инде кат-кат сорадык.

Бик күп сорап аптыраткач,

Тәрбияче апабыз:

“Бутыен киеп булса да,

Килер”,- диде бабагыз.

Рәхмәт бабай, килдең менә,

Күңелебезне күтәрдең.

Мин дә сиңа бик яратып,

Шигырь бүләк итәмен.

Сугыш килгән...

(2007)

Июнь...Шау чәчәкле җәйнең матур ае,

Һичберәүдә юктыр һичбер кайгы.

Кошлар сайрый көндезләрен, кояш көлә,

Ә кичләрен яшь йөрәктән нурлар сибелә.

Июнь...Нинди шатлык бүген күңелебездә

Моңаюны һич белмәде беребез дә.

Уйламадык: бәхетле бу мизгелләрдә

Кара кайгы килер диеп илебезгә.

Уйламадык: бүгенге бу саубуллашу

Күпләр өчен булыр соңгысы,- дип

Киләчәктә очрашырбыз тагын,- диеп

Берни белми йөргәнбез бит вальс биеп.

Ә бу мәлдә илебезгә дошман үткән,

Аның баскан эзләрендә гөлләр шиңгән.

Бөтен дөнья изрәп йоклап яткан таңда

Кара шәүлә кебек шуышып сугыш килгән...

Кризис – мода.

(2009)

Кризис,- диләр илебездә,

Хәлләр бик мөшкел,- диләр.

Әллә белеп, әллә белми,

Әллә юри сөйлиләр.

Элеккесе кебек булса,

Нишләрбез?- ди әнием.

Пенсия белән яшәргә,

Юк,- ди,- хәзер әбиең.

Кием-салым юнәтергә

Ай-һай авыр булачак.

Бу эшләр акча булмаса.

Безнең кулга калачак.

Кулланырга ярамаган,

Ике зонтик бар иде.

Кризис-мода әзерләргә

Шулар ярдәмгә килде.

Акча да кирәк булмады,

Эше дә бик күп түгел.

Сезгә дә тәкъдим итәмен,

Аны тегү бик җиңел.

Матур да ул, уңайлы да,

Нәкъ заманча бер кием.

Бүген менә шуны киеп,

Хәтта сәхнәгә мендем.

Таушалган,- дип,- бер әйберне

Ташлый күрмәгез, дуслар?!

Кризис җилләре тынганчы,

Кирәге чыгуы бар.

Фәнис Яруллинга.

(2009)

Фәнис абый Яруллинның

Иҗатына сокланам.

Корыч ихтыяр көченә

Гаҗәпләнәм, таң калам.

Сәламәтләр сынауларда

Сынып калган чагында.

Рәхимсез язмышыңның син

Калмадың кочагында.

Тешләреңне кысып түздең,

Ишетмәдек моң-зарың.

Егет идең, егетлектән

Сызмады сызлауларың.

Көчле булып кала бирдең,

Үрнәк булып күпләргә.

Тырышлыгың, үҗәтлегең

Җиткерде бу көннәргә.

Төшенкелеккә төшмә,- дип

Көч бирәдер Нурсөяң.

Ирләрдәй нык йөрәк аңа

Күчкәндер, бәлки синнән.

Уңышларыңның яртысы

Аныкыдыр һичшиксез.

Бергә яулаган үрләргә

Сөенегез бергә сез!

Аю шәһәрдә.

(2003)

Шәһәргә якын урманда

Яши иде бер аю.

Тамагы тук, өсте бөтен,

Юк уенда картаю.

Үз көнен ул әле үзе күрә,

Үз тамагын үзе кайгырта.

Җәйләр буе май запасы туплап,

Кышлар буе йоклап тик ята.

Урманында булган сый-нигъмәткә

Риза булып яшәп ятканда.

Заман чире килеп җитте ахры

Аю торган бу зур урманга.

Тәм-том алыйм,- диеп, сумка асып,

Китте аю якын шәһәргә.

Килеп җиткән иде – исе китте

Монда булган бу зур мәхшәргә.

Урам тулы халык, машиналар,

Кайсы кая чаба, ашыга.

Урам аша чыгыйм дисә аю,

Машиналар чыга каршына.

Анда барып карый, монда чаба,

Анда халык, монда машина.

Күпме азапланды, һич җиталмый

Якындагы кибет каршына.

Аяк-куллар тулды яра белән,

Башы тубал булды аюның.

Аптырады, арды, йөдәп бетте

Һәм утырды сузып аягын...

1 нче сыйныфларның

Кыш бабайга сөйләгән шигырьләре.

Исәнме, саумы, Кыш бабай,

Исән генә килдеңме?

Безнең мәктәпне табалмый

Бик озаклап йөрдеңме?

Кулларың өшемәдеме?

Битләрең туңмадымы?

Күчтәнәч тулы капчыгың

Бик авыр булмадымы?

Безнең янга киләм,- диеп

Күптән әзерләндеңме?

Көннәр җылы, эрермен,- дип

Килмим,- дип йөрмәдеңме?

Балаларның сине көтеп

Зарыкканын белдеңме?

Машинага утырдыңмы?

Җәяү генә килдеңме?

Син килешкә дип, Кыш бабай.

Без бик нык әзерләндек.

Җыр-биюләр һәм шигырьләр,

Барысын да өйрәндек.

Укый да беләбез инде,

Матур итеп язабыз.

Рәсем ясыйбыз, сөйлибез,

Җырларга яратабыз.

Хәзер без сиңа, Кыш бабай,

Һөнәрләр күрсәтербез.

Әгәр белмәсәң, теләсәң,

Сиңа да өйрәтербез.

Син, Кыш бабай, безне карап,

Ял итеп утырырсың.

Аннан соң барыбызга да

Бүләкләр таратырсың.

Әтиләр һәм әниләр,

Сез дә безне күрегез.

Безгә карап сөенегез,

Үскәннәр шул,- диегез.

Кошлар көненә газета чыгарганда...

(2005)

Кемнең гәҗите дисезме?

Бу безнең гәҗитебез.

Кем соң ул “безнең” дисезме?

1 нчеләр инде без.

Бары үз көчебез белән

Әзерләдек без аны.

Әтиләр дә, әниләр дә,

Беркем дә булышмады.

Рәссамнар да үзебездә,

Үзебез язучы да.

Тик редакторыбыз гына

Апа булды быелга.

Кошлар турында язылган

Күп шигырьләр беләбез.

Табышмаклар һәм мәкальләр,

Җырлар да өйрәнәбез.

Салкын кышта без аларга

Һәрчак ярдәм итәбез.

Җимлекләр ясап эләбез

Һәм ризыклар сибәбез.

Кошлар – дусларыбыз безнең,

Юлларыгыз гел уңсын.

Безнең шушы гәҗитебез

Сезгә зур бүләк булсын!

“Безопасное колесо” конкурсы өчен...

Юл йөрүнең кагыйдәсен

Белү кирәк һәркемгә.

Үз көчебезне сыныйк,- дип,

Килдек бүген без сезгә.

Велосипедта йөрергә

Ярата һәрберегез.

Тик кагыйдәләрне генә

Төгәл үти күрегез?!

Хәвеф-хәтәрләр күрергә,

Язмасын иде, берүк?!

Юл кагыйдәсен белегез,

Имгәнә генә күрмик?!

Исәнлек-саулык телибез

Без сезнең барыгызга.

Бәхет кенә юлдаш булсын,

Йөргән юлларыгызда!

Табигать могҗизаларына багышланган шигырьләр...

(2008)

***

Гади генә үрдәк, тычкан түгел,

Без бит бәрәңгедән туганнар.

Гәүдә һәм баш, борын, колакларны

Нәкъ кирәкчә коеп куйганнар.

Сарымсак кыз әйтерсең лә чәчәк,

Бигрәк матур итеп киенгән.

Сихри могҗизалар тудыручы

Табигать,- дип һәркем сөенгән.

***

“Күчтәнәч”не һәркем яратадыр,

“Амалька”ны сизәм, танырсыз.

Изгеләрдән изге күңелле,

Табигатьтә туган матур кыз.

Мин кабактан аны тудырдым,

Авыз, борын, күзен ясадым.

Чәчен баланнардан үреп куйдым,

Йөрәгенә моңлы җыр салдым.

***

Шүрәленең мөгезе

Берәү генә,- дисезме?

Минем белән килешергә

Сез дә теләмисезме?

Бу бит “заман шүрәлесе”,

Табигать үзе ясаган.

Бер мөгездән генә сезне,

Курыкмас,- дип уйлага

***

Мин керпе бәрәңгедән,

Энәләрем шырпыдан.

Яфрак ташыйм, алма җыям-

Кышка запас булдырам.

***

Мин керпе, мин керпе,

Киемнәрем энәдән.

Кагылсалар чәнчеп алам,

Бер кеше юк бәйләнгән.

***

Быел без бик тырыштык,

Уңышлар бик мул булды.

Зур-зур бәрәңгеләр белән

Түбән өй, чокыр тулды.

***

Груша дип капкан идем,

Кабак икәнен белдем.

Груша кебек кабакны

Беренче тапкыр күрдем.

***

Үзем белән таныштыру

Кирәктер дип санамыйм.

Һәммәгезгә таныш булган

Чипполино булам мин.

***

Эшләпәсен үзем киертмәдем,

Ябыштырмадым да, карагыз.

Бу бит табигать ясаган

Эшләпәле кабак бабагыз.

***

Яшелчә, җиләк-җимешләр

Быел бик күп үстердем.

Кабак – кәрзингә тутырып

Сезгә дә алып килдем.

***

Кыргаякның кырык аягына

Кырык кием тектем кишердән.

Гәүдә һәм баш - әни тырышлыгы,

Эшләпәсен әти кидергән.

***

Гаиләбез белән бергәләп

Кичләр буе утырдык.

Бар көчебезгә тырышып

Кабак-кыз ясап куйдык.

***

Бәрәңге бакчабызда

Могҗизалар күп булды.

Җәнлек=җанварлар белән

Түбән өй, чокыр тулды.

***

Бу могҗизаны ясавы

Әй, шундый җиңел булды.

Тычканга әзер койрыкны

Әти такты да куйды.

***

Килдем сезгә кунак булып

Яшелчә түтәленнән.

Чып-чын егет кеше булам

“Кабак малае” дигән.

Әти-әниләр өчен балалары турында

табышмак-шигырьләр.

(2005)

Апам белән абыем

Үсте инде, зур хәзер.

Әти белән әниемә

Булышырга мин әзер.

Исемем минем бик матур,

Йөземдә балкый гел нур.

Сөйләшергә яратам,

Барысын үземә каратам.

(Айнур)

***

Апамнан калышмыйм,- диеп,

Тырышам бар көчемә.

Тәртипле бул, күпне бел,- дип,

Максат куйдым үземә.

Спортны мин бик яратам,

Яратам күп укырга.

Башваткычлар чишәргә,

Чиста-пөһтә язарга.

(Илсинә)

***

Апай кеше мин үзем,

Бар минем матур сеңлем.

Бик күп укыйм, күп эзләнәм,

Хәтердән бик тиз сөйлим.

Әби, бабай, әти, әни,

Сеңлем дә бар – күбәү без.

Әти белән әле тагын

Бер энекәш көтәбез.

(Зәринә)

***

Мин гаиләдә олы малай,

Булышам бөтен эштә.

Нәни энемне карау да

Әле бит минем өстә.

Кибеткә дә мин йөрим,

Юл ачам, карлар көрим.

Бик тырышам, мәктәптә дә

Яхшы укырга телим.

(Линур)

***

Энем өчен иң кадерле

Апай булам – беләмсез.

Әби, бабай, әти, әни –

Бәхетле мин, сизәмсез.

Русча матур, дөрес сөйлим,

Яратам исәпләргә.

Матур-матур сүзләр өстәп,

Әкиятләр сөйләргә.

(Әдилә)

***

6 кеше гаиләбездә,

Кечкенәсе мин булам.

Карлар көрим, юам, җыям,

Барысын да булдырам.

Абый белән бергәләшеп,

Эшлибез өй эшләрен.

Куып җитәрмен сезне дә,

Көтегез, иптәшләрем.

(Ләйсән)

***

Олы кыз мин гаиләбездә,

Кечкенә сеңлем дә бар.

Әнием башка авылда эшли,

Эшем күп, вакытым тар.

Ә шулай да тырыш кыз мин,

Барсына да өлгерәм.

Җырлыйм, биим, дәресемне дә

Бик оста сөйләп бирәм.

(Язгөл)

(2007)

Апайларым инде үсеп җитте,

Мин әнинең нәни кызчыгы.

Бигрәк сөя инде мине әни,

Чөнки мин бит аның яшь чагы.

Монда укытучым Гөлнара апа,

Өйгә кайткач апай укыта.

Укуымны гел тикшереп тора,

Диктантлар миңа яздырта.

Мин бәхетле, чөнки минем өчен

Борчылучы әти-әнием бар.

Ярдәмчегез булырмын мин сезнең,

Китермәмен борчу-кайгылар.

(Рәзинә)

***

Безнең класста, беләмсез,

Мин бердәнбер зур кеше.

Миннән башка берәүгә дә

Юк бит “абый” диюче.

Әти белән әниемнең

Зур малае мин хәзер.

Әби-бабайга булышам,

Бөтен эшкә мин әзер.

Энем белән бергәләшеп

Эшлибез өй эшләрен.

Мин язам, энем төзәтә,

Ул булмаса нишләрмен. (Булат)

***

Арагызда “иң бае” мин –

Иң зур гаилә безнеке.

Үзем апай, үзем сеңел,

Әби, бабай минеке!

Әти белән әниемне

Бик тә яратам шуңар.

Чөнки, минем, беләсезме,

Нәни энекәшем бар. (Зәлидә)

***

Бер гаиләдә ике җегет,

Я, кемдә бар мондый бәхет?!

Әти,әни бергәләшеп,

Яшәп ятабыз гөрләшеп.

Абыемны бик яратам,

Ул да минсез торалмый.

Бер тәнәфестә мин барам,

Бүтәнендә ул барлый. (Фәнис)

***

Әти, әни, бабаем,

Мин һәм минем абыем.

Үзара гел аңлашып,

Яшибез без җырлашып.

Җырлый апам, абыем,

Нигә җырламый әни?

Җырлау сәләте булса да,

Башкаларга сиздерми.

Мине өйрәтә-өйрәтә

Артист булыр әле ул.

Ә хәзергә сабыр итеп

Көтүе генә авыр. (Айсинә)

***

Алфавитта 38 хәреф,

Һәр хәрефне аерып кабатлыйм.

Тартыклары минем якын дуслар,

Сузыкларны никтер яратмыйм.

Әти-әниемне,апаемны

Өйрәт,- диеп көн дә азаплыйм.

Теләгем зур, димәк булдырырмын,

Ялкау дусны бер дә яратмыйм. (Айнур)

“Тапкырлар һәм Зирәкләр” конкурсы.

(2005)

Бүген бездә тамаша –

1 нчеләр ярыша.

Тапкырлыкта, зирәклектә

Кыюлар көч сынаша.

Танышыгыз, тамашада

Өр – яңа уенчылар.

Күп яңалык белми калыр

Катнашмый калучылар.

1 нчеләр генә,- диеп,

Карамагыз аларга.

Кечкенә һәм төш кенә алар,

Уңышлар әле алда.

Ул Зәринә, ул Әдилә,

Язгөл, Айнур, Илсинә.

Ләйсәне дә, Линуры да –

Бик тырыш һәммәсе дә.

Инде башлыйк уенны,

Барысын үзегез күрерсез.

Игътибар белән карагыз

Һәм бәясен бирерсез.

Технология фәненнән олимпиадада катнашканда

реклама өчен... (2003)

Күрегезче, минем кофтам

Үземә ничек килешә.

Ул җилкәсе, алды, арты,

Һәр җире тиешенчә.

Үрнәкләре нинди матур,

Үзләре бигрәк гади.

Кулларыннан гөлләр тама,

Остазым минем - әни.

Тәкъдим итәм сезгә дә мин,

Өйрәнегез бәйләргә.

Үзең эшләгән эш өчен,

Кирәкми күп түләргә.

Рәхәтләнеп киярсез,

Миңа “рәхмәт”,- диярсез.

Эшләгәнем үзем өчен,-

Дип сөенеп сөйләрсез.

1 нче сыйныфларым Яңа ел бәйрәмендә үзләренең маскалары белән әнә шулай таныштырдылар... (1995)

***

Мин төлке, мин төлке,

Кигән киемем көлке.

Усал бу,- дип уйламагыз,

Бик хәйләкәр мин түлке.

***

Мин бака, мин бака,

Ба-ка-ка, ба-ка-ка.

Минем кыяфәтне күргән

Һәрбер кеше шакката.

***

Мин бүре, мин бүре,

Бик усал мин, бик көчле.

Миңа очраган кешенең

Исән калуы шикле.

***

Мин керпе, мин керпе,

Киемнәрем энәдән.

Кагылсалар чәнчеп алам,

Бер кеше юк бәйләнгән.

***

Мин аю, мин аю,

Юк уемда картаю.

Эшем умарталар басу,

Туйгачтын чыгып таю.

Минем әти игенче.

Әти белән горурланам,

Игенче ул, күрәмсез.

Бу һөнәрнең иң хөрмәтле

Икәнлеген беләсез.

Яз да, җәй дә, көзләрен дә

Икмәк игә басуда.

Тракторына утырса,

Иренми бер тамчы да.

Әтием игенче булгач,

Тәмле икән ипи дә.

Муллыкта яшибез,-дисәк,

Тырышып эшлик, әйдә?!

Минем әни кибетче.

Кибетче булыр идеңме?

Булам, дисәң, кил безгә.

Нинди сыйфатлар кирәген

Аңлатыр әни сезгә.

Иң беренче: төгәл фәннәр

Чын дустың булсын,- дияр.

Икенче: тәмле тел кирәк,

Өченче: көч һәм егәр.

Кибетеңне пөхтә тотсаң,

Һәрчак агылыр кеше.

Нурлы йөзле кибетченең

Гел гөрләп барыр эше.

Әнием шәфкать туташы.

Әнием шәфкать туташы,

Шәфкатьле ул шуңа да.

“Бәгърем” диеп эндәшә

Яследә һәр балага.

Үзенә авыр чакта да

Кешенең хәлен белә.

Кайчан ярдәм сорасаң да,

Шундук ярдәмгә килә.

Тәмле сүзе, якты йөзе

Дәва һәрбер күңелгә.

Үзе сәламәт булсын,- дип

Теләк телим әнигә.

Минем әти директор.

Мәктәп директоры булсаң,

Белемле булу кирәк.

Шуңа күрә дә әтием

Тапкыр минем һәм зирәк.

Минем дуслар бишәү генә,

Әтинең мәктәп тулы.

Мәктәптәге һәрбер кеше

Әтиемнең уң кулы.

Бер бәйрәм дә, бер кичә дә,

Узмый минем әтисез.

Берәр киңәш кирәк булса,

Әтиемә килерсез.

Әнием тәрбияче.

Сабыйның йөз соравына

Йөз җавабын табучы.

Сабый белән борчылучы,

Кайчак утта янучы.

Үрмәләсә үрмәләүче,

Ул сикерсә сикерүче.

Сабыйның йөз шуклыгына

Кайчак сабыр итүче.

Сабырларның сабыры ул,

Әнием – тәрбияче.

Ходай сиңа сәламәтлек,

Зур түземлек бирсәче?!

Минем әти терлекче.

Терлекчелек бик кирәкле тармак,-

Дип сөйлиләр безнең авылда.

Ипи белән бәрәңге янына

Ит тә кирәк шул ул табында.

Минем әти менә, әнә шушы

Бик файдалы һәнәр иясе.

Көннәр буе эштә булса да ул,

Һич кенә юк “ардым”,- диясе.

Тугры дусты – аты белән бергә

Бик күп еллар шушы хезмәттә.

Табыныбыз мулдан булыр, әти,

Тик исән бул, мин шул теләктә.

Минем әни хисапчы.

Төгәл кеше минем әни,

Чөнки һөнәре шундый.

Хисапчы һөнәрендә бит

Ялгышлар ясап булмый.

“Акча эше уен түгел”,-

Дип аңлата әнием.

Шундый җаваплы хезмәттән

Үзем бераз шүрлимен.

Ә шулай да шыпырт кына,

Әзерләнәм бу эшкә.

Математиканы өйрәнәм,

Артык булмастыр һич тә.

Милиционер минем әти.

Кем соң әтиең?- дисәләр,

Әйтәмен горур гына.

Милиционер минем әти,

Берүк тәртипне бозма.

Үзе уңган, үзе булган,

Алтын куллы бар яктан.

Төгәл кеше булган өчен

Әтиемне яратам.

Спорт белән дус бул,- ди ул,

Яратсаң бу һөнәрне.

Өлкәннәрне хөрмәт ит,- ди,

Рәнҗетмә нәниләрне.

“Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә 1 ләрнең 11 ләргә сүзе.

(2007)

Сез - 11ләр, без – 1ләр,

Без бик нәни, сез дәүләр.

Кемнәр уйлап тапкандыр

Бигрәк охшаш исемнәр.

Сезгә дигән бүләкләрне

Безнең аласы килә.

“Ун” дигәнне ишетмибез,

“Беренче”се ишетелә.

Сезнең кадәр дәүләр булып

Тизрәк үсәсе килә.

Сез яулаган уңышларга

Тизрәк җитәсе килә.

Бүген сезнең “Соңгы звонок” көне,

Әллә ничек моңсу җырлыйсыз.

Алдыгызда тормыш сынаулары,

Авыр булмасмы?- дип уйлыйсыз.

Әллә бигрәк әйбәт булдыгызмы?

Укытучылар бар да елыйлар.

Әйтерсең лә алар сезгә кушылып

Саубуллашу җырын җырлыйлар.

Зөлхәбирә апа бүген бигрәк моңсу,

Балаларын чөнки очыра.

Моңсу күзләрен ул сезгә төбәп,

Бер шатлана һәм бер борчыла.

Еламагыз әле апалар,

Моңаймагыз әле абыйлар.

Безсез нишләрсез?- дисезме,

Сезгә алмашка без бар.

Сез башлаган матур эшләрне

Без үзебез дәвам итәрбез.

Авыр булыр, ләкин сынатмабыз,

Бу көннәргә без дә җитәрбез.

Айнур абый, ишетәсеңме?

Мин дә Айнур исемле.

Йөгерешче булам әле

Мин дә синең шикелле.

Мине кем булыр,- дисезме?

Мин Чулпан апай булам.

Район сәхнәсендә җырлап,

1 нче урын алам.

Элмир абый, баскетболны

Бигрәк оста уйныйсың.

Тренеры булсаң әгәр,

Мине дә чакырырсың.

Артур абый шикелле

Рәссам буласым килә.

Үсеп кенә җитим әле,

Өйрәтермен сезне дә.

Айзилә апа, Зиннур абыйларым

Пар аккоштай матур бииләр.

Мин биюче булсам, ни диярсез?

Нәрсә әйтер икән әниләр?

Мин Гөлфинә апа кебек

Олимпиадада җиңәм.

Шуңа күрә һәр дәресне

Бик тырышып өйрәнәм.

Ә башкалар безне язмаган,- дип,

Зинһар, борчылышып калмагыз?

Һәммәгезгә без бик сокланабыз,

Без бик әз шул, шуны аңлагыз.

Зур уңышлар юлдаш булсын сезгә,

Сынауларны “5” кә бирегез.

Мәктәпне һәм безне онытмагыз,

Хәл белергә килеп йөрегез.

Иренмәдек, тырыштык.

(2008)

Иренмәдек быел, чәчәкләрнең

Үстердек без бик күп төрлесен.

Зәңгәрләрен, агын, шәмәхәсен,

Кызылларын, аллы-гөллесен.

Җир казыдык, орлыкларны чәчтек,

Сулар сибеп карап үстердек.

Кояш нурларыннан җылы бирдек,

Сусаганда яңгыр китердек.

Кашкарыйлар, нәркис, бәрхетчәләр

Ямьгә күмде мәктәп тирәсен.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп,

Мәктәпкә дә сөенеп киләсең.

Аллы-гөлле чәчәклекләр буйлап,

Атлаулары ничек күңелле,

Үз кулларың белән тудырган,

Матурлык та икән кадерле.

Чәчәкләрдән иңә һәр күңелгә

Шәфкатьлелек, сафлык, гүзәллек.

Бакчабызның матурлыгын күреп,

Һәммәбезгә рәхмәт диярлек.

Кешеләргә ярдәмебез тигән икән,

Димәк, сөенерлек эшебез.

Тырышлык һәм бердәмлекне дуслар итеп,

Матурлыкка күмелеп яшибез!

“Иң яхшы китап укучы” конкурсы өчен...

Илсинәне ничек итеп

сайладыгыз?- дисезме.

Тырыш укчы икәнен

Әллә соң белмисезме?!

Көн дә китапханә юлын

Таптаганын беләмсез?

“Иң яхшы китап укучы”

Икәнлеген күрәсез.

Сөйләм теле бик матур,- дип

Мактый Зәнфирә апа.

Нурзия апа да аны

Мактарга бик ярата.

Сәнгатьле бит сөйләме дә,

Бик матур шигырьләре.

Оста актер икәнлеген

Син күрдеңме соң әле?!

Редактор да, сәркатип тә,

Рәссам да була ала.

Илсинәнең уңганлыгын,

Беләдер һәрбер бала.

Фикерләрне киңәйтебрәк

Сезгә тәкъдим итәбез.

Аның турында сездән дә

Уңай бәя көтәбез.

“Гаилә сабантуе”нда 2 нчеләр белән таныштыру өчен...

(2009)

Салмак атлап 2 нчеләр килә,

Сезне котлап әнә кояш көлә.

Бөтен мәйдан сездән нидер көтә,

Әти-әни зур җиңүләр өмет итә.

Кем яратмый үз баласын мактаганны,

Ягез әле, торгызыгыз колакларны?!

Нинди булган бала!- диеп сөйләшсеннәр,

Сезгә карап бар кешеләр көнләшсеннәр.

Бәйрәм бүген, мактыйк әле 2 ләрне,

Һәркем белсен сезнең җиңүләрне.

Әй тырышлар, бик тынычлар, акыллылар,

Һәркайсының үзенә күрә уңышы бар.

Иң булганнарның булганы

Тәфкил кызы Ләйсәния.

Яхшы укый, җырлый, бии,

Рәсем сәләтенә ия.

Тач әнисе инде менә,

Шәп йөгерә бу Нәзилә.!

Мактау кәгазьләре бик күп,

Спортсмен буласы килә.

Һәрбер эшнең рәтен белә,

Хезмәтне ярата Динә.

Әни кебек булам,- ди ул,

Өйрәнәм, ди, һәммәсенә.

Артурдагы акыллы баш

Берегездә дә юк менә.

Кай арада уйлап бирә,

Ошаган, ди әтисенә.

Шу-ундый зу-ур балык тоттык!- дип

Сөйләп җибәрсә Булат.

Кем малае икән бу?- дип

Беркем дә тормас уйлап.

Китапларның якын дусты

Илнур кызы Гөлгенә.

Бигрәк акыллы бала!- дип

Сокланмыйдыр кем генә.

Гөлчәчәк Хөснулловнаның

Шушыдыр җимешләре.

Сезнең белән бергә-бергә

Гөрләп барсын эшләре.

11 ләрем.

(2009)

Ике бөртек идегез,

Гел айрылмый йөрдегез.

Икәү генә булганлыктан

Хәйран гына күрдегез.

Дәресләрдә ял итү юк,

Көн саен сөйләдегез.

Ярар,- гына дип тордыгыз,

Юк,- сүзен белмәдегез.

Бик күп кенә һөнәрләргә

Өйрәндегез сез бездә.

Заяга узмады кебек

Бер генә көнегез дә.

Рәссам, редактор, язучы-

Барысы да үзегез.

Зур бер класс эшләгәнне

Сез икәү эшләдегез.

Кечкенә бер гаилә булып,

Яшәдек сезнең белән.

Гөлзар белән Алисәне

Үз кызларымдай күрәм.

Инде менә көтә сезне

Олы тормыш юллары.

Сизелми дә үтеп китте

Шаулы мәктәп еллары.

Чынга ашсын хыялыгыз,

Саф булсын уйларыгыз.

Ак бәхетләргә күмелсен

Барасы юлларыгыз?!

“Сабаның нәни гүзәле” конкурсы.

(“Нәни модница” туры.)

Аллы-гөлле чәчәк бәйләмедәй

Кем бу,- дисез,- нурга төренгән?

Тимершыктан килгән гүзәл кызчык

Бу Галия шулай киенгән.

Һич аерып булмас иде, куйсаң

Чәчәк букетларын янына.

Матурлыктан күзләр камашырлык,

Җем-җем нурлар гүя кабына.

Гүзәлләрнең иң-иң гүзәле

Булыйм,- дисә әгәр берегез.

Сез дә шундый күлмәк киегез,

Өйрәнергә безгә килегез?!

(Шул ук конкурска танышу туры өчен...)

Таныш булыйк – мин Галия

Тимершык авылыннан.

Исеме җырларда җырланган

Гүзәл Зәрә тавыннан.

Үзем кечкенә булсам да,

Хыялларым зур минем:

Бөтен кеше сокланырлык

Биюче булыр идем.

Иң яраткан биюемне

Сезгә дә алып килдем.

Һәммәгезгә зур уңышлар

Һәм җиңүләр телимен?!

“Волейбол-иң яхшы спорт түгәрәге” дигән слайдлар

өчен шигъри аңлатмалар...

(2009)

Сәламәт буласың килсә,

Спортны ярат, дустым.

Волейбол, баскетбол, футбол

Якын дусларың булсын.

Ләкин иң шәп спорт төрен

Волейбол,- ди балалар.

Иң яхшы түгәрәк,- диеп

Аны сайлап алалар.

Бу түгәрәкне бездә

Альберт үзе җитәкли.

Волейбол,- дигән уенның

Серен белү кирәк,- ди.

Яхшы волейболчы булыйм,-

диеп уйласаң әгәр.

Спорт дөньясы турында

Булсын синдә бар хәбәр.

Спорт каналын карап бар,

Языл журналларына.

Танылган волейболчылар

Үрнәк булсыннар сиңа.

Бер генә түгәрәкне дә

Калдырмаска син тырыш.

Бар көчеңне куйсаң гына

Елмаер сиңа уңыш.

Ярышка барыр алдыннан

Искә төшер барысын.

Һәр алымны кабатлап чык,

Җиңелен, катлаулысын.

Аякларың да, куллар да

Әзер булып торсыннар.

Очконы югалтмасыннар,

Һәрбер тупны алсыннар.

Уенның кызган вакыты

Бүген кызлар ярыша.

Һәрбер ике команда да

Җиңү өчен тырыша.

Бушка китми тырышлыклар,

Район данын яклыйбыз.

Республика ярышында

3 нче урын яулыйбыз.

Волейбол түгәрәгенең

Еракка китте даны.

Без районда иң көчлеләр,

Сайлагыз волейболны?!

Яңа ел бәйрәмендә 1 нче сыйныфлар үзләре белән әнә


Понравилась статья? Добавь ее в закладку (CTRL+D) и не забудь поделиться с друзьями:  



double arrow
Сейчас читают про: